news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда да хәләл ризыкка игътибар арта

Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында дөньяда билгеле хәләл стандарт комитеты эшли башлады

(Уфа, 27 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мөселманнары диния нәзаратында дөньяда билгеле хәләл стандарт комитеты эшли башлады.
Бу башлангычка күптән инде ихтыяҗ бар иде. Чөнки республикада соңгы берничә елда базарларда һәм кибетләрдә “хәләл ризык” дигән тамга белән сатылучы азык-төлек арта. Әмма аларның чынлап та хәләл булуы күп очракта шик тудыра иде.
Мәгълүм ки, Татарстанда хәләл ризыклар дип аталган азык-төлекне тикшерү элегрәк башланды. Башкортстандагы дин әһелләре дә тугандаш республика үрнәгенә иярергә карар итте. Башкортстан мөселманнары диния нәзаратының “Хәләл” комитеты җитәкчесе итеп Илшат Гыйззәтуллин тәгаенләнде. Аның сүзләренчә, Башкортстанда якын арада ук хәләл индустриясен үстерү төп бурыч булып тора.
“Комитетыбыз “Хәләл” стандартын ит эшкәртү тармагына, җәмәгать туклануы үзәкләренә, медицина, мәгариф учреждениеларына, кондитер ризыклары җитештерү һәм мөселманнар өчен кирәкле булган башка өлкәләргә кертү белән шөгыльләнәчәк, - ди И. Гыйззәтуллин. - Әле без бу өлкәне җентекле өйрәнәбез, тикшерүләр үткәрәбез. Якын киләчәктә “Хәләл” комитеты Башкортстандагы хәләл продукцияне җитештерү һәм сатуны контрольгә алачак”.
Илшат Гыйззәтуллин бу изге башлангычта ялгыз булмаячакларына өметләнә. “Безнең комитетка Кулланучылар хокукларын яклаучы оешмалар да ярдәмгә килер дип ышанабыз” , - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100