news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда дүрт меңнән артык эшсез ир-ат декретка киткән

Россиядә бала карау буенча әниләре урынына отпуск ялы алучы аталар саны арта бара.

(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). 2017 елда Башкортстанда 4,2 меңнән артык эшсез ир-ат бала карау буенча ял рәсмиләштергән. Бу хакта Башкортстан Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип җиткерә “Башинформ”.

Россиядә бала карау буенча әниләре урынына ял алучы аталар саны арта бара. 2016 елда эшсезлек буенча чиратта торучы 4 279 ир-ат шундый ял алган. Беренче тапкыр 2017 елда 10 ай эчендә шундый 4 261 ир-ат теркәлгән.

Ведомствода әлеге тенденциянең социаль планда булган кебек коммерция өлкәсендә дә хатын-кызлар белән ир-атлар роле якынаю белән аңлаталар.

Беренче баланы караган өчен уртача айлык пособие 3,5 мең сум, аннан соңгыларына җиде меңнән артык түләнә, дип җиткерәләр ведомствода. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100