news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда “ Чишмә балы” рәсми товар билгесе булачак

Аны бары тик “Чишмә районы умартачылары” җәмгыяте әгъзалары гына куллана алачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе бал җыю сезонында Башкортстанның Чишмә районы балының рәсми товар билгесе булачак. 25 ноябрьдә Чишмә бистәсендә район умартачыларының чираттагы утырышында проект үзенчәлекләре турында  фикер алыштылар, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

"Чишмә районы умартачылары" җәмгыяте рәисе Рафаэль Вәлиев умарталыклары ветеринария хезмәте исәбендә торган һәм тиешле таләпләргә җавап биргән һәм бары тик "Чишмә районы умартачылары” җәмгыяте әгъзалары булган кешеләр генә рәсми товар билгесен куллана алачак, дип аңлатма бирде.

“Чишмә балы” билгесе булган балның савытында умарталык турында мәгълүмат, балның атамасы, җыю һәм савытларга салу көне язылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100