news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда чираттагы гармун бәйрәме үтте

Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Тәтешле районында “Уйнагыз, гармуннар!” исемле бик матур бәйрәм булып үтте

(Уфа, 5 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Тәтешле районында “Уйнагыз, гармуннар!” исемле бик матур бәйрәм булып үтте.
Әлеге мәдәни чара Яңавыл районында ике елга бер тапкыр үтүче республика гармун бәйрәменә әзерлек чикләрендә оештырылды. Бәйгедә 29 коллектив һәм гармунчылар катнашты. Булкайпан авылы мәдәният йортында уздырылган чарага бәя бирү өчен мәдәният хезмәткәрләре, оста гармунчылар да килде.
Ярыш бик кызыклы һәм киеренке барды. Быел иң югары урынга Бигәнәй авылы мәдәният йорты каршында эшләүче тальянчы-гармунчылар ансамбле лаек дип табылды. Әлеге популяр коллектив гран-при алып, республика гармун фестивалендә катнашу хокугын да яулады.
Беренче урыннарны алган талант ияләре – Булкайпан мәдәният йортының тальянчылар ансамбле, шулай ук Югары Тәтешледән Дамир Ибәтуллин белән Вязовка авылыннан Данил Камалетдинов та республика гармун бәйгесендә катнашачак.
“Уйнагыз, гармуннар!” бәйгесе берничә көн элек кенә Нефтекама шәһәрендә дә үткән иде. Анда берьюлы берничә татар районы сәнгатькәрләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot