Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда өч метрлы динозавр фигурасы янган
Янгын ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 23 августта Башкортстанның Сибай шәһәрендә өч метрлы динозавр фигурасы янган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар әлеге урыннан фотолар һәм видео урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Шаһитлар әйтүенчә, гадәттән тыш хәл җирле паркта булган – биредә Рекс кушаматлы динозавр янган.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, металл каркастан эшләнгән, ясалма күн белән әйләндереп алынган фигурага ут кабуы хакындагы хәбәр 17.36 сәгатьтә килгән.
Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре (ике берәмлек техника һәм биш янгын сүндерүче) юл тоткан. Алар утны 13 минут эчендә сүндергән.
Янгын ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз