news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда чәчтарашханәләр һәм оптика салоннары эшли башлый

Санитар-эпидемиологик нормалар бозылган очракта предприятиеләр ябылачак, ди Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда чәчтарашханәләр һәм оптика салоннары эшли башлый. 13 апрельдә узган оператив киңәшмәдә хөкүмәт премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров шул турыда белдерде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүген ишекләрен ачучы оешмалар исемлеген җентекләп эшләп бетерергә һәм санитар-пидемиологик ормаларны катгый үтәгәндә генә эшне рөхсәт итәргә кушты. 

Санитар-эпидемиологик нормалар бозылган очракта предприятиеләр ябылачак.

«Эштә битлекләр, перчаткалар куллану, өслекләрне эшкәртү һәм дистанцияне үтәү мәҗбүри шарт булып тора. Узган атнада ломбардларда тикшерүләр узды, аларның берничәсендә хокук бозулар ачыкланды, алар ябылды. Шулай ук җитешсезлекләрне бетерү өчен берничә челтәр азык-төлек кибетен яптылар. Кимчелекләр бетерелгәннән соң бүген иртән алар ачылды», — диде Андрей Назаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100