news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда быелгы Сабантуйлар май азагында ук башлана

Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов республикада быелгы Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү хакындагы фәрманга кул куйды

(Уфа, 20 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов республикада быелгы Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрү хакындагы фәрманга кул куйды.
Бу фәрманнан күренүенчә, быелгы милли бәйрәмебез дә Башкортстанда бик күп тантаналарны үз эченә алачак. Милли бәйрәмебез кайбер төбәкләрдә 29 майда ук башлана.
Әле Башкортстанда язгы басу эшләре тәмамлану алдында. Алдагы бер атна эчендә күпчелек мәйданнарда чәчү эшләре тәмамланачак һәм авыл эшчәннәре тыныч күңел белән бәйрәм итә алачак. Милли бәйрәмебез алдыннан республика районнары кышкы чорда һәм чәчү кампаниясен үткәрү вакытында хуҗалыклар һәм агросәнәгать ширкәтләре эшчәнлегенә йомгак ясап, хезмәт алдынгыларына бүләкләр әзерли. Сабантуйлар вакытында ул бүләкләр тантаналы шартларда җиңүчеләргә тапшырылачак.
Сабантуйлар быел да төрле районнарда алдан төзелгән график буенча оештырыла. Милли бәйрәмебез быел Башкортстан районнарында һәм шәһәрләрендә 29 майдан башлап 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сабантуйларга республиканың югары җитәкчеләре һәм депутатлар да кунак булып бара. Милли бәйрәмебез үткәрелгән урыннарда, гадәттәгечә, сәүдә ярминкәләре, мәдәни һәм спорт чаралары оештыру каралган. Шулай ук иң яхшы йорт, иң тәртипле-чиста ихата-ишегалды, иң үрнәкле урам конкурсларына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла.
Иң күп сабантуйлар 5-6 һәм 12-13 июнь көннәренә туры килә. Анда кырыкка якын район милли бәйрәмебезне оештырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot