news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда билгесез кешеләр ат көтүен мылтыктан аткан

Малларны республиканың Нуриман районында үтергәннәр.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда билгесез кешеләр ат көтүенә мылтыктан аткан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Малларны республиканың Нуриман районында үтергәннәр. Атларның хуҗасы Рифкать Хәлилов агентлыкка сөйләгәнчә, җиде атны үлгән килеш тапкан. Тагын 193 атының кайда икәнлеген хуҗа кеше әлегә белми. Маллар ату тавышыннан куркып качкан булырга да мөмкин. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер миллион сумлык якын зыян килгән.

Югалган атларны эзләү дәвам итә. Рифкать Хәлилов улы һәм күршеләр белән бергә басулар буйлап атларын эзли.

Атларны үтерүчеләрне полиция дә эзли. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Җинаятьчеләргә ике ел төрмә яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100