news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда беренче тапкыр йыраулар - сүз һәм җыр осталары бәйгесе була

Әлеге чара Башкортстанда 2020 елда узачак Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан үткәрелә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк башкаручылар катнаша ала.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда беренче тапкыр йыраулар - сүз һәм җыр осталары арасында Төбәкара бәйге була. 13 декабрьдә Республика халык иҗаты үзәге Мәдәният йортында узачак конкурста халык җырларын башкаручылар, этник музыка иҗат итүчеләр үз осталыкларын күрсәтәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара Башкортстанда 2020 елда узачак Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан үткәрелә. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк башкаручылар катнаша ала. Бәйге кысаларында социаль челтәрләрдә башкорт халык җырын башкаручылар арасында «Үлемһеҙ йырҙар» дигән флешмобка старт биреләчәк.

Беренче турда һәр конкурсант этник әсәр («Акһаҡ ҡола», «Ҡуҙыйкүрпәс менән Маянһылыу», «Уҙаҡ менән Туҙаҡ») яки кече эпик формадагы әсәр (тарихлы җыр) тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгедә катнашучылар өстәмә рәвештә үзләре иҗат иткән бер әсәр – халык стилендәге йыр да башкара алачак.

Икенче турда дуэт белән (әйтеш) үзең сайлап бер башкорт халык җырын тәкъдим итәргә кирәк. Алар озын, эпик, йола җырлары (туй йолаһы, һамаҡтар) булырга мөмкин.

Әйтеш өчен түбәндәге репертуар тәкъдим ителә: «Шәүрә килен», «Һарыла сәс», «Ерән ҡашҡа», «Ғайса ахун», «Кәкүккәй», «Хан ҡыҙы», «Тәнәкәй», «Ҡара юрға», «Заятүләк менән Һыуһылыу», «Ҡыҙыл буйы бүҙәнә», «Ғашиҡтар әйтеше», «Йола таҡмактары».

Конкурс программасыннан тыш, бәйгедә катнашучыларны иҗат лабораторияләре дә көтә, шулай ук яшь дизайнерларның этно костюмнары күрсәтеләчәк. Оештыру комитетына әсәрләр 5 декабрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: gukrcnt@mail.ru.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100