news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда беренче тапкыр «Җырлый торган авыл» бәйгесе була

Яңа иҗади бәйге 2019 елның октябрендә башланачак һәм 2020 елның октябрендә тәмамланачак.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда авыл җирлекләре арасында «Җырлый торган авыл» Республика вокаль иҗат конкурсы башланачак. Яңа иҗади бәйге 2019 елның октябрендә башланачак һәм 2020 елның октябрендә тәмамланачак. Бу хакта Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Программада конкурс номерларын тыңлау, тыңлаулар нәтиҗәләре буенча иҗат лабораторияләре, иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар катнашында йомгаклау концерты, җиңүчеләрне бүләкләү каралган.

Конкурста катнашырга Башкортстан Республикасы муниципаль районнары авылларының узешчен җыр коллективлары (халык җыры, фольклор җырлары, эстрада җырлары; вокаль ансамбльләр; гаилә ансамбльләре; ирләр вокаль ансамбльләре һәм ялгыз башкаручылар) чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot