Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабан туе узачак
Бөтендөнья татар конгрессының яңа проектын Туймазы районында тормышка ашырачаклар.
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Башкортстан Республикасының Туймазы районыда 2018 елда беренче тапкыр Ык буе авыллары Сабан туе узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте.
“Федераль Сабан туе быел безнең Түбән Новгород өлкәсендә, ә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районында булды. Киләсе елга Федераль Сабан туе Әстерхан өлкәсендә, Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән районында уздырылачак. Киләсе елга Башкортстанда яңа проектны тормышка ашырырга ниятлибез. Безнең Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе эшли, аның җитәкчесе Фәнир Галимов. Киләсе елга Фәнирнең туган саласы — Туймазы районы Төмәне авылында Ык буе авыллары Сабан туен уздырачакбыз”, - диде Д.Шакиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз