news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда беренче тапкыр “Тел – халык җаны” республика акциясе узачак

Ул 12 декабрьдә халыкара тынлы этник музыка кораллары фестивале кысаларында үтәчәк.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда беренче тапкыр “Тел – халык җаны” республика акциясе үткәреләчәк. Ул 12 декабрьдә халыкара тынлы этник музыка кораллары фестивале кысаларында уза, дип хәбәр итә “Башинформ”.

Акциянең максаты — Башкортстанның дәүләт телләре һәм республикада яшәүче халык телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, әхлакый-эстетик идеалларны формалаштыру.

Акциядә катнашу өчен төп шарт: Башкортстанның дәүләт телләре һәм туган телдә Ватан, Туган тел турында шигырь сөйләү.

Чыгыш милли киемнән һәм милли көй яңгырашы белән тулыландырылса, аеруча хупланачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot