news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда беренче кар яуган

Кышкы явым-төшемнәр Ишембай, Бөрьян, Күгәрчен районнарында теркәлгән.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Башкортстанда быелгы җәй болытлы һава торышы белән тәмамлана. Төбәк территориясендә яңгырлар ява, һава температурасы көзге күрсәткечләргә кадәр түбәнәйде. Узган төнлә республиканың кайбер районнарында кар яуды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Узган төндә республиканың кайбер районнарында кар яуды. Җәйнең соңгы көнендә табигый аномалия турында социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте. Кышкы атмосфера явым-төшемнәре Ишембай, Бөрьян, Күгәрчен районнарында теркәлгән.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, мондый һава торышы сентябрьнең беренче көннәрендә сакланачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot