news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда бер йортта өч хатын-кыз һәм бер ир-ат янып үлгән

Янгын тәмәке тарту аркасында килеп чыккан, дип фаразлыйлар.

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Башкортстанның Баймак районында агач йортта чыккан янгында дүрт кеше үлгән. Өч хатын-кыз һәм бер ир-ат мәетен янгын хәрабәләреннән тапканнар. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр комитеты мәгълүматы буенча, янгын тәмәке тарту аркасында килеп чыккан.

Шәхси торак йортларда янгын сәбәбе күпчелек очракта ут белән саксыз куллану, шул исәптә исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыга. Шулай ук ватык электр җиһазларын һәм мич куллану аркасында фаҗига була, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot