Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда бер ир-ат тугыз катлы йорт түбәсеннән подвалга егылып төшеп исән калган
Этен урамга йөртергә алып чыккан бер хатын-кыз, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп, коткаручыларны чакырган.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген иртән Башкортстанның Белорецк шәһәрендә 29 яшьлек ир-ат 9 катлы йорт түбәсеннән вентиляция шахтасы аркылы подвалга егылып төшкән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Этен урамга йөртергә алып чыккан бер хатын-кыз, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетеп, коткаручыларны чакырган. Алар могҗиза белән исән калган ир-атны подвалдан чыгарып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.
Гадәттән тыш хәл булган урынга полиция хезмәткәрләре дә килгән. Алар зыян күрүченең түбәгә ничек һәм нинди максат белән менүен ачыклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз