news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда бер хатын машинасының тәрәзәләрен балта белән ваткан

Бу вакытта машина салонында бала булган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Башкортстанда бер хатын-кыз үз машинасының тәрәзәләрен балта белән ваткан, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Гадәттән тыш хәл Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә булган. ЮХИДИ инспекторлары документларын тикшерү өчен, автоледины туктаткан. Әмма машина йөртү таныклыгы һәм техпаспорт күрсәтәсе урыныга, ханым балта белән машинасының тәрәзәләрен ватарга керешкән.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, «Дэу» автомобилендә нәни пассажир да булган.

Берничә минуттан соң, инспекторлар хатын-кызны тынычландырып, патруль автомобиленә утырткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot