news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда БДИны югары баллга биргән укучыны әзерләгән укытучыга 50 мең сум бирелә

Премия укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм укытучылар эшчәнлеген стимуллаштыру максатында гамәлгә куелган.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән укытучыларга 50 мең сум премия биреләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тиешле указга кул куйды. Документ нигезендә, премия 2020 елдан бирелә башлаячак. Аның күләме 50 мең сум тәшкил итә. Указда шулай ук мондый премияләрне билгеләү һәм түләү тәртибе расланган. Аларның саны ел саен республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан БДИ нәтиҗәләреннән билгеләнәчәк.

Премия укытучы һөнәренең абруен күтәрү һәм укытучылар эшчәнлеген стимуллаштыру максатында гамәлгә куелган.

Башкортстан башлыгы 2019 елның августында педагогларның август киңәшмәсендә 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән педагогларны премияләү кирәклеге турында әйтте. 2019 елда республикада 109 укучы БДИны 100 баллга тапшырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100