news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Батыр» фильмын төшерә башлыйлар

Табигатькә һәм кешеләрнең бер-берсенә карата гуманлы мөнәсәбәтен пропагандалый торган башкорт эпосы фильмга нигез итеп алынган.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). 15 августта Уфаның «Арт-Квадрат» үзәгендә, эш уңышлы барсын өчен тәлинкә ватып, «Батыр» фильмын төшерүгә старт бирүне билгеләп үтәчәкләр. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 14-30 августта макулатура җыю һәм тапшырудан җыелган акчага Башкортстан Республикасы территориясендә «Батыр» фильмын төшерәчәкләр. Кино төшерүчеләр төркеме 16-27 августта – Архангель районында, 28-29 августта — Белорет районында, 30-31 августта Уфада эшләячәк.

Табигатькә һәм кешеләрнең бер-берсенә карата гуманлы мөнәсәбәтен пропагандалый торган башкорт эпосы фильмга нигез итеп алынган. Фильмда профессиональ актерлар белән беррәттән Башкортстанның белем бирү оешмаларында укучылар да төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100