news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстанда башкорт телен саклау һәм үстерү буенча Фонд булдырылды

Указ нигезендә Фонд бюджеттан тыш чыганакларга нигезләнәчәк.

(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов башкорт телен саклау һәм үстерү буенча Фонд булдыру турындагы Указны имзалады. Бу хакта “ Башинформ” хәбәр итә.

Фонд учредительләре булып, Башкортстанның мәдәният, мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан халыклары дуслыгы йорты тора.

Учредительләргә өч ай эчендә Фонд уставын раслау бурычы куелган.

Указ нигезендә, Фонд бюджеттан тыш чыганакларга нигезләнәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100