news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда башкорт теле киңрәк даирәгә чыга

Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары “Башкортстан телләре турындагы канун”га төзәтмәләр кертте

(Уфа, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары башкорт телен яклау буенча чираттагы гамәлне эшләде. Алар “Башкортстан телләре турындагы канун”га төзәтмәләр кертте.
Әлеге төзәтмәләр республикада башкорт теленең, дәүләт теле буларак, кулланыш даирәсен тагын да киңәйтә. Хәзер башкорт теле юриспруденциядә, милиция беркетмәләре тутырганда һәм башка чараларда кулланылачак. Башкорт телен куллануны киңәйтү сәнәгатьтә, транспортта һәм башка тармакларда да зур мөмкинлекләр ала.
“Башкортстан телләре турындагы канун”га төзәтмәләрдә Башкортстандагы башка милләтләр телләрен куллануга бәйле бүлек тә бар. Анда кайсы төбәктә нинди милләт вәкилләре күпчелектә яши, шул телне транспортта һәм төрле белдерүләрдә куллану рөхсәт ителә, дип әйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot