news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда банктан акча урлауда шикләнелүче хатынны Казанда тоткарлаганнар

"Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Башкортстанның Салават шәһәрендә 20 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны Казанда тоткарлаганнар. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сөйләгән. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Җинаятьтә шикләнелүче Хәйруллина һәм аның гаиләсе Татарстан башкаласында арендага алынган фатирда булган. Аның кайда булуын Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре Башкортстан буенча ФСБ идарәсе һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә ачыклаган.

"Хәзер аның белән тиешле оператив-тикшерү гамәлләре башкарыла. Урланган акчаларның кайда булуы ачыклана", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Оператив эшләрне Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Башкортстан буенча ФСБ идарәсе хезмәткәрләре башкара. 

  • Башкортстанның Салават шәһәрендә Россельхозбанктан акча урлау турында 27 майда билгеле булды. Җинаятьтә шикләнелүче Луиза Хәйруллина яши торган урынга полиция хезмәткәрләре бара. Бу вакытта хатын ире һәм балигъ булмаган ике баласы белән билгесез юнәлештә чыгып качуы ачыклана. Суд аны тоткарлау турында карар чыгара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100