news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда балалары туган яшь гаиләләргә 300 мең ачка түләнәчәк

Социаль түләү бу гаиләләрнең тору шартларын яхшырту өчен тотылачак дип исәпләнә.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). 2017 елдан Башкортстан республикасында беренче баласы туган яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен берьюлы бирелә торган социаль түләү тапшырылачак. Бу хакта муниципалитет башлыклары белән демография мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белдерде, дип хәбәр итә “Башинформ”.

“Тиздән мин Яшь гаиләләргә берьюлы бирелә торган 300 мең күләмендә социаль түләү тапшыру турында карарга кул куячакмын. Ул бу елның башыннан балалары туган гаиләләрнең тору шартларын яхшырту өчен биреләчәк. Муниципаль районнарга, шәһәр округларына шулай ук ярдәм итү чараларын эшләргә кирәк дип саныйм. Республиканың предприятиеләре һәм оешмалары да бу эштән читтә калмаска тиеш”, – дип белдергән Рөстәм Хәмитов.

Шул ук вакытта республика башлыгы туучылар санын арттыруда бу ысул бердәнбер булмаска тиеш дип искәрткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot