news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда балалар мәшһүр биюче Рудольф Нуриевны рәсемгә төшерде

Даһи биюченең образы VIII «Бәллүр чишмәләр» Зона рәсем сәнгате бәйгесендә катнашучыларны иҗатка рухландырды.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда балалар Рудольф Нуриевны рәсемгә төшерде. Даһи биюченең образы VIII «Бәллүр чишмәләр» Зона рәсем сәнгате бәйгесендә катнашучыларны иҗатка рухландырды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Конкурс Рудольф Нуриевның иҗатына багышлап үткәрелде. Бәйге С.Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятендә узды. Анда Башкортстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсенең җиде белем бирү учреждениесе катнашты. Конкурска төрле жанрдагы 80 эш тәкъдим ителде.

Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятенең «Декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге» бүлегендә 4 курста белем алучы Әлфия Таипова рәсеме бәйгенең Гран-приена лаек булды.

Конкурска килгән эшләрне составында Учалы методик берләшмәсе рәисе, С.Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать һәм мәдәният көллияте директоры Айгөл Гыймазетдинова һәм көллият укытучылары булган жюри әгъзалары бәяләде. Алар конкурсантларның әзерлек дәрәҗәсе яхшы булуын билгеләп үтте.

Бәйге тәмамланганнан соң уку йорты холлында җиңүчеләрнең эшләре урын алган күргәзмә оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100