news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда балалар лагерында башы ярылган 12 яшьлек малайны хастаханәгә китергәннәр

Гадәттән тыш хәл 22 июльдә Башкортстанның Кырмыскалы районында булган.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда балалар лагерында башы ярылган 12 яшьлек малайны хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл 22 июльдә Башкортстанның Кырмыскалы районында булган. Балалар лагерында яшүсмерләр сугышкан, нәтиҗәдә 12 яшьлек малай зыян күргән.

«Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама ясап хәбәр иткәнчә, мәктәп укучысының баш сөяге сынган, шулай ук башка тән җәрәхәтләре алган. Аны Уфа хастаханәсенә озатканнар.

Хәзер компетентлы органнар әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100