news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда балалар лагерында 12 яшьлек малай җәрәхәт алу факты буенча тикшерү үткәрелә

Зыян күргән малайны хастаханәгә алып киткәннәр, аннан өенә әти-әнисе янына җибәргәннәр.

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Башкортстанда Тикшерү комитеты 22 июльдә “Фестивальный” балалар сәламәтләндерү лагерында булган хәл белән кызыксынган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Биредә тикшерүгә кадәрге сораштыру үткәрелә.

“Балалар бүлмәсендә малайлар яшьтәшенә кимсетүле сүзләр әйтә башлаган. Ул сүзләргә түзә алмыйча, үзен кимсетүчегә йодрыклары белән суккалаган. Аннан ике катлы карават култыксаларына тотынып, бер малайны аяклары белән этеп җибәргән. Малай башы белән диварга килеп бәрелгән һәм ябык баш җәрәхәте алган, шулай ук  җиңелчә баш мие селкенгән”, - дип ачыклаганнар тикшерүчеләр.

Зыян күргән малайны хастаханәгә алып киткәннәр, аннан өенә әти-әнисе янына җибәргәннәр. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белгечләре тикшерүдән соң эш кузгату турында карар кабул итәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100