news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда балалар бакчасына түләү күләме үзгәрде

Һәр шәһәрдә һәм районда түләү күләме төрлечә, айга 1070тән – 2646 сумга кадәр.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Башкортстан хакимияте 2017 елга балалар бакчасына йөргән өчен яңа максималь түләүне раслады. Әлеге карар Башкортстан Республикасының хокукый мәгүлүмат рәсми интернет-порталында урын алган. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Һәр шәһәрдә һәм районда түләү күләме төрлечә, айга 1070тән – 2646 сумга кадәр. Елаер районында ул 1070 сум булса, Уфада исә 2646 сумны тәшкил итә.

Аннан сон: Уфа районы – 2248 сум, Стәрлетамак – 2376, Салават – 2205, Иглин районы – 2102, Октябрьск шәһәре – 2100 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100