Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда балага айлык пособиене 58,4 процентка арттыралар
Арту 2017 елның 1 сентябреннән планлаштырылган.
(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда балага айлык пособие күләмен 58,4 процентка арттыралар. Арту 2017 елның 1 сентябреннән планлаштырылган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.
Башкортстанда балага айлык пособие күләмен арттыру турындагы канун проектын беренче укылышта һәм тулаем Башкортстан парламентарийлары 27 октябрьдә пленар утырышта караячак. Ул утырышның көн тәртибенә кертелгән.
Проект, балалы гаиләләрнең уртача кереме республикада балага билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаганда, тормыш шартларын яхшырту максатыннан эшләнгән.
Депутатлар әлеге чара гаиләләрнең социаль хәлен кеше башына уртача керем арту хисабына яхшыртыр, дип өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз