news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Бөтендөнья Фольклориадасы кичектерелә

VI Бөтендөнья Фольклориадасы быел Башкортстанда 18 июльдән 1 августка кадәр булырга тиеш иде.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). VI Бөтендөнья Фольклориадасы короновирус пандемиясе аркасында кичектерелә. Бу хакта республикасы башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы CIOFF халыкара оешмасыннан Фольклориаданың 2021 елга күчерү турында рәсми тәкъдим алган.

«Фольклориада июль ае азагында үткәрелергә тиеш булса да, ул киләсе елга күчерелә. Короновирус бер айда үтәр дип ышанырга кирәкми. Күбрәк вакыт үтәр», — дигән регион җитәкчесе.

VI Бөтендөнья Фольклориадасы быел Башкортстанда 18 июльдән 1 августкача булырга тиеш иде. Фестиваль 80гә якын ил коллективларының катнашуы көтелә иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot