news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Бөрьян бал корты яклауга мохтаҗ

Махсус карар проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен чыгарылды.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Башкортстан халкы Бөрьян бал кортын саклау буенча үз фикерен белдерә ала. Бу хакта “Башинформ” яза. Махсус карар проекты җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен чыгарылды. “Умартачылык” турындагы төбәк карарына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Милли бренд булган Бөрьян кыргый бал кортларын саклап калу чараларын БР Дәүләт җыелышы депутаты Руфинә Шаһапова әзерләгән.

Парламентарий умартачылыкта бал кортларының, шул исәптән кыргый кортларның да гаилә санын теркәп барырга тәкъдим итә. Проект нигезендә, ясалма куышлы агачларны да кисү тыела. Башкортстанда иң күп бал бирә торган һәм табигый төр кортларыннан кара урман корты өстенлек ала. Ул таулы-урман зонасында яши.

"Бөрьян кыргый бал корты - кара урман кортларының сакланып калган табигый төрләренең берсе. Әзерләнгән карар проекты аларның яшәү урыннарын саклау һәм башка төрләр белән кушылып югалуларын киметүгә юнәлдерелгән", - диде карар проекты авторы.

Иҗтимагый фикер алышу ай дәвамында узачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot