news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда авылда аю йөргән

Ерткыч җәнлек авылга ашарга эзләп килгән булырга мөмкин.

  (Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан авылында аю йөргән. Шаһитлар 2 октябрьдә 20.00 сәгать тирәсендә ерткыч җәнлекне Балтач районы Имән торак пунктында Үзәк урамда күргән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

Бу хәл җирле халык көтү алып кайткач булган. Урман хуҗасы кешеләргә якынаймаган һәм сарыкларга, сыерларга да тияргә өлгермәгән. Шулай ук аю урам буенча йөргәндә бер эт тә өрмәвен белдерәләр.

Ерткыч җәнлек авылга ашарга эзләп килгән булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot