Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда авыл почтальонын үтерүчене эзлиләр
Ул авыл пенсионерларына тиешле 900 000 сум акча белән авылга килгән булган
(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Башкорстанда Тикшерү комитеты Кырмыскалы районында почтальонны үтерүче җинаятьчене табарга булышуларын сорап, гражданнарга мөрәҗәгать итә. Җәзалап үтерелгән хатын-кыз турында хәбәр комитетка 20 август көнне килеп ирешә. РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе "Талау" һәм "Үтерү" матдәләре буенча җинаять эше ача. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Тикшерү фаразы буенча, 20 август көнне 48 яшьлек почтальон Ибраһим разъезы авылына пенсия таратырга чыгып китә. Әмма акчаны халыкка таратмыйча, юкка чыга. Хезмәттәшләре хатын-кызның гәүдәсен авыл янәшәсендә табып ала, аның башы яраланган була. Хезмәттәшләре аның сумкасыннан 900 мең сум акча югалуын ачыклый.
"Җинаятьнең кайбер детальләре билгеле түгел, шуңа тикшерү гражданнардан ярдәм сорый. Нәрсәнедер ачыкларга ярдәм итә алучылар, шулай ук 20 август көнне 7дән 10га кадәр Олы Күл - Кабаково автомобиль юлыннан узучылар безгә мөрәҗәгать итсен иде", - диелә Тикшерү комитеты тараткан хәбәрдә. Телефоннар 8(347) 251-75-07 (Тикшерү идарәсенең дежур часте), яисә 02 (полиция).
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, җәзалап үтерелгән почтальонның балигъ булмаган кызы калган. Ул 18 яшенә кадәр Федераль почта хезмәтенең Башкорстан буенча идарәсе тарафыннан материаль ярдәм алачак.
(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз