news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанда автобусларда йөрү кыйммәтләнде
Әле социаль ярдәмгә мохтаҗлар айлык билетны 250 сумга ала алса, 22 марттан бу хак 400 сумга кадәр арта
Скопировать ссылку
(Уфа, 22 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан халкы өчен яңа күңелсезлек. 22 марттан автобусларда йөрү тагын да кыйммәтләнде.
Әле дәүләт карамагындагы “Башавтотранс” маршрут автобусларында йөрү 10 сум тора иде. Хәзер билет бәяләре берьюлы 5 сумга артып 15 сум торачак. Бу хакта Башкортстаның төзелеш, транспорт һәм элемтә министры Равил Ибәтуллин белдерде. Аның сүзләренчә, моңа кадәр ике ел дәвамында автобусларга билет бәяләре күтәрелмичә килгән. Хәзер исә чыгымнар арту сәбәпле билет бәяләрен күтәрми чара юк ди ул. “Федераль казнадан да быел чыгымнарны каплау өчен ярдәм бүленмәде”, - ди Равил Ибәтуллин.
Билет бәяләре арту белән үк социаль айлык билетлары хакы да күтәреләчәк. Әле социаль ярдәмгә мохтаҗлар айлык билетны 250 сумга ала алса, 22 марттан бу хак 400 сумга кадәр арта.
Шул ук вакытта шәхси автобуслар хуҗалары әлегә билет бәяләрен күтәрмәскә килешкән. Бу хакта республика автоэшкуарлары берлеге рәисе Олег Куляшов белдерде. Аның сүзләренчә, шәхси эшкуарлар бу хакта махсус җыелыш үткәргән һәм әлегә билет бәяләрен арттырмаска килешкән.
Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы җитәкчеләре Башкортстан хөкүмәтенең автобуста йөрү бәяләрен кискен арттыруга бәйле карарына каршылык чаралары оештырачакларын белдерде. “Автобусларда, нигездә, гади халык һәм пенсионерлар гына йөри, түрәләр йөрми. Шуңа күрә дә гади халык җилкәсенә яңа бәяләр авыр йөк булып төшәчәк. Без моның белән ризалаша алмыйбыз”, - ди оппозиция вәкилләре.
Беренче митинг бу шимбәдә үк - 20 мартта Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында үтте. Әлеге урам җыенында “Фронт национального спасения” оешмасы да, федерализмны яклаучы “Күк бүре” башкорт оешмасы да, башка милли оешмалар да, коммунистлар да катнашты.
Узган елда да Башкортстан хөкүмәте автобус билетларына бәяләрне күтәрү хакында карар иткән иде. Әмма ул чакта пенсионерлар баш күтәрде һәм Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында юлларны ябып митинг оештырды. Шуннан соң хөкүмәт җитәкчеләре бәяләрне арттырмаган иде. Бу юлы хәлләр кайсы юнәлештә китәр, әлегә әйтүе кыен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2