news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда ау вакытында район судьясын атып үтергәннәр

Гадәттән тыш хәл прокуратура хезмәткәренең мылтыктан ялгыш атып җибәрүе аркасында килеп чыккан.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Мәчетле районында ау вакытында район судьясы һәлак булган, дип хәбәр итә ufa1.ru.

Гадәттән тыш хәл кичә прокуратура хезмәткәренең мылтыктан ялгыш атып җибәрүе аркасында килеп чыккан. Бу хәл Әҗекәй авылы янында, берничә ир-ат кыр кәҗәләре аулаган чагында була. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, әмма ул хастаханәдә җан бирә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot