news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда атаклы татар табибын искә алдылар

Башкортстанның Бүздәк районы үзәк дәваханәсенең беренче баш табибы Шамил Рөстәмхан улы Кудашевның тууына 90 ел тулды

(Уфа, 16 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бүздәк районы үзәк дәваханәсенең беренче баш табибы Шамил Рөстәмхан улы Кудашевның тууына 90 ел тулды. Шушы уңайдан районда атаклы шәхесне искә алу чаралары бара. Шуларның чираттагысы Бүздәк район дәваханәсендә үтте. Дәваханә коллективы оештырган хәтер кичәсенә Шамил Кудашевның җәмәгате Татьяна Алексеевна һәм уллары Юлий да килгән иде.
Татар морзалары нәселеннән булган Шамил Рөстәмхан улы Кудашев 1919 елның 23 февралендә Бүздәк районының Иске Бүздәк авылында туа. Башта үз авылларындагы мәктәптә, аннан соң Шланлыкул авылындагы комсомол яшьләр мәктәбендә белем ала ул. 1933-34 уку елында Ш. Кудашев Башкортстан медицина рабфагына укырга керә. Аны 1935 елда тәмамлагач, Башкортстан медицина институтына укырга керә. 1939 елда, институтның 3нче курсын бетергәч, үз ихтыяры белән, Совет армиясенә китә. Сарытау медицина институтынның хәрби факультетына 4нче курска кабул ителеп, укуын да дәвам итә, хәрби хезмәтен дә үтә. 1941 елда, соңгы имтиханнарын тапшырганда,сугыш башланып китә. Шул чакта Киев хәрби округына җибәрелә якташыбыз.
Сугыш тәмамлангач, 1946 елның октябрь аеннан Ш. Кудашев Бүздәк дәваханәсендә эшли башлый. Берничә айдан ук, дәваханәнең мөдире итеп үрләтелә.
Шамил Кудашевны райондашлары искиткеч талантлы табиб итеп кенә түгел, ә тырыш һәм булдыклы шәхес, оста оештыручы итеп тә хөрмәтләп искә ала. Күпкырлы табиб була ул - хирург та, акушер-гинеколог та, күз табибы, лор-табиб, бабалар табибы. Ә инде аның сугыштан соңгы елларда керосин лапмасы уты астында да уңышлы операцияләр ясавы хакында риваятьләр әле дә йөри. Үзе кучер, үзе санитар, үзе хирург, үзе консультант та була Ш. Кудашев. Шул ук вакытта “кара” эштән дә чирканып тормый ул. Дәваханәне җылыту өчен, атларда үзе утын, торф, күмер ташый. Район саулык саклау хезмәтен беренче һөнәри оештыручы, дип әйтергә мөмкин аны. Нәкъ менә ул район үзәк давәханәсе биналарын төзетә, табиблар туплый. Белем алудан да туктамый якташыбыз - Казанга төрле елларда берничә тапкыр барып, хирургия буенча белемен камилләштерә.
1947 елда Шамил Кудашев Кузлякина Татьяна Алексеевнага өйләнә. Ул да балалар табибы булып эшли гомере буе. Тату гаиләдә башта кызлары Людмила, аннан уллары Юлий туа. Юлий да әти-әнисе юлын сайлый. Башкортстан медицина институтын тәмамлый. Әле ул Кандра поселогы дәваханәсендә эшли. Шамил Кудашев 1986 елда вафат була. Әмма аны әлеге көндә дә сагынып һәм олы хөрмәт белән искә алалар. Соклангыч шәхеснең 90 еллыгына багышланган чаралар моңа кадәр дә үткәрелгән иде. Әле чираттагы хәтер чарасын уздыруга тагын бер күңелле сәбәп чыкты. Үзе дә Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылы егете, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов берничә ай элек Шамил Кудашевның портретын эшләргә алына. Әлеге иҗатка аны элекке баш табибның халык арасында әле дә зур абруе, аның гаҗәеп шәхес булуы этәрә. Вәкил әфәнденең шушы башлангычын район дәваханәсенең әлеге баш табибы, Башкортстанның атказанган табибы Айрат Шәймулла улы Хаҗиев та ихлас күтәреп ала.
Бүздәк үзәк дәваханәсе коллективы хәтер кичәсенә бик җентекле әзерләнгән. Уфадан әлеге чарага рәссам Вәкил Шәйхетдинов һәм шушы районның Арслан авылында туып үскән, бүгенге көндә Уфадагы 22нче санлы дәваханәдә эшләүче медицина фәннәре докторы, профессор Радик Рәдиф улы Фаязов та кайтты. Чыгыш ясаучылар Шамил Кудашевның асыл сыйфатлары хакында бихисап җылы истәлекләре белән уртаклашты. Аның бүгенге көндә дә яшь буын табибларга якты үрнәк булуын ассызыкладылар. Вәкил Шәйхетдинов исә әлеге портретны иҗат итү барышы хакында кызыклы уй-хисләре белән уртаклашты. “Бу портретны язу миңа бик җиңел бирелде. Эш барышында мин Шамил Кудашев белән сөйләшкәндәй, аның белән телепатик элемтәгә кергәндәй була идем”, - диде ул.
Хәтер кичәсе тәмамланып килгәндә, диварга эленгән портреттан вакытлыча каплап торган тукыманы тартып төшерделәр. Киндер өслегенә майлы буяу белән эшләнгән портреттан көче ташып торган еллардагы Шамил Кудашев карап тора иде. Атаклы шәхесне якыннан белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләр рәссамның осталыгына бер сокланса, үзләренең остазы белән “күрешүдән” күзләре дымланды. “Районыбызның яшь буын вәкилләре дә Шамил Кудашев кебек күренекле шәхесләребезне белеп үсәргә һәм андыйларга охшарга тырышырга, үрнәк алырга тиеш” , - диде кичәдә катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100