news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда ашыгыч ярдәм бригадаларының барысына да планшет бирәчәкләр

Мобиль компьютерлар ярдәмендә табиблар онлайн режимында чакырулар кабул итәчәк, чакыру буенча барган чагында кешенең авыру тарихын беләчәк.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елда Башкортстанның барлык ашыгыч медицина ярдәме бригадаларын 345 планшет компьютеры белән җиһазландыру турында дәүләт килешүе төзелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Гаджетлар Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмати системасы белән интеграцияләнгән, дип белдерде Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Кускарбекова.

Аның сүзләренчә, мобиль компьютерлар ярдәмендә табиблар онлайн режимында чакырулар кабул итәчәк, чакыру буенча барган чагында кешенең авыру тарихын беләчәк, беренчел медицина документларын рәсмиләштерәчәк, хастаханәгә пациентның хәле һәм аңа нинди ярдәм кирәклеге хакында хәбәр итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot