news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда ачылган "Бабай утары" этномузее татар авылы тарихы белән таныштыра

"Без монда үзебезнең бабаларның ничек итеп тормыш итә башлаганнарын, ничек итеп яшәгәннәрен тасвирларга тырыштык", – ди аны оештыручы Фәнир Галимов.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Башкортстан Республикасы Туймазы районы Төмәнәк авылында XVII гасырдан алып Татар авылының тормышын күрсәткән этнографик комплекс ачылды.

Комплесны тумышы белән Төмәнәк авылыннан булган, Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов авылның 325 еллык тарихын күрсәтү теләге белән төзеткән.

“Без монда үзебезнең бабаларның ничек итеп тормыш итә башлаганын, ничек итеп яшәгәнен тасвирларга тырыштык”, – дип сөйләде Фәнир Галимов.

“Бабай утары” этноавылына килгән кунаклар кунакханәдә урнаша ала. Бу утарда “умартачы йорты”, “тимерче йорты”, “абзар”, “йорт”, “кара мунча” кебек мәдәни үзенчәлекләр урын тапкан. Комплексның төп экспонаты – гасыр ярым тарихы булган җил тегермәне. Аны Чувашия Республикасыннан махсус кайтартканнар.

Этнографик комплексның төп вазифасы – яшь буынга XVII гасырдан алып, хәзерге көнгә кадәр булган тарихны күрсәтү. Соңгы ике елда “Бабайлар утары”нда шугалак һәм аркан юлы белән әсбаплаштырылган тау да эшләгән. Киләсе елда бу утар “Сәләт – Туймазы” аланын кабул итәчәк.

Рәсми ачылыш тәүге тапкыр Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең Ык буенда урнашкан авылларның уртак Сабан туенда булды.

Комплексның ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министы Энгель Фәттахов, Башкортстанның Туймазы районы башлыгы урынбасары Сергей Водопрыкин, төп оештыручыларның берсе, Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, Төмәнәк авылының мактаулы гражданины, “Бабай утары”ның хуҗасы Фәнир Галимов катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100