Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда 9 га мәйданда урман яна
Башкортстан төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 165,71 га мәйданда - 27 урында табигать объектларында янгын чыккан.
(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Россиянең Башкортстандагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт идарәсе республика территориясендә хәзерге вакытта табигать объектларында барган янгыннар турында мәгълүмат игълан иткән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.
Идарә мәгълүматларынннан күренгәнчә, бүген, 11 майда, иртәнге 08.00 сәгатьтә Белорет (Белорецкий) районынында Ишле авылына ерак түгел генә 9,4 га мәйданда урман яна. Янгынны сүндерүгә 8 кеше җәлеп ителгән. Янгынның көчәюе туктатылган.
Министрлыкның Башкортстан төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, ел башыннан республикада 165,71 га мәйданда - 27 урында табигать объекларында янгын чыгу теркәлгән. ТАСС хәбәр иткәнчә, Россиядә тулаем алганда хәзер 63, 6 га мәйданда урманнар яна, диелә "Башинформ" хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз