Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда 76 гектар мәйданда табигый янгынны сүндерделәр
Янгыннарны сүндерүдә 80 коткаручы һәм 30 берәмлек техника эшләгән.
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Башкортстанда 76 гектар мәйданда табигый янгынны сүндерделәр. Бу хакта, төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенә сылтама белән, РИА Новости хәбәр итә.
- 31 июльдә Башкортстанның Зилаир районында 76 гектар мәйданда кырлар һәм урманнар яна башлаган. Янгыннарны сүндерүдә 80 коткаручы һәм 30 берәмлек техника эшләгән.
«76 гектар мәйданда янгын тулысынча бетерелде», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз