news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляцияләү режимы бетерелде

Үзгәрешләр пәнҗешәмбе, 15 апрельдә үз көченә керә.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә «Югары әзерлек» режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, рәсми документта 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләүнең мәҗбүри режимын юк итү турында әйтелә. Үзгәрешләр пәнҗешәмбе, 15 апрельдә үз көченә керә.

Шул ук вакытта республика хакимияте югарыда аталган категория гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot