news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 5,5 мең кешегә талпан кадалган

Узган ел бу сан 5090 булган.

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанда 5456 кеше тәнгә кадалган талпаннарны энцефалит һәм боррелиозга тикшертү өчен республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Башинформ агентылыгы хәбәр итә.

Узган ел бу вакытта мөрәҗәгать итүчеләр саны 5090 булган, диделәр төбәктәге Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә.

Ведомствода әйтүләренчә, бүгенге көндә 3953,1 гектар мәйданда, шул исәптән Уфада 1356,9 гектарда акарицид эшкәртү уздырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot