news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 40тан артык кеше ГТО нормативларын тапшырган

Фестивальгә 2018 елның февралендә йомгак ясалачак.

Башкортстанда 40тан артык кеше ГТО нормативларын тапшырган
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда “ГТО – бер ил, бер команда!” Бөтенроссия физкультура-спорт фестивале тәмамланды. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында, Башкортстанда 100гә якын чара оештырылды һәм үткәрелде, анда 126 меңнән артык кеше катнашты. Республиканың 29 шәһәрендә һәм районында төрле чаралар үткәрелде.

Фестивальга 2018 елның февралендә йомгак ясалачак.

Россия Федерациясендә Башкортстан ГТО комплексын гамәлгә ашыру буенча лидерлык позициясен били. Бүгенге көндә ГТО комплексы нормативларын тапшыруда 41,3 мең чамасы кеше катнашкан, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорты матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot