Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанда 4 яшьлек малай янгынны булдырмый калырга ярдәм иткән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре малайга игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдергәннәр һәм бүләкләр тапшырганнар.
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Башкортстанда 4 яшьлек Алексей хезмәт мигрантлары хостелында янгынны булдырмый калырга ярдәм иткән. Гадәттән тыш хәл Уфаның Демск районында булган. Бу хакта "Известия" яза.
Алексей шәхси йорт ишегалдында велосипедта йөргәндә янгын һәм төтен күреп алган. Ул бу хакта әтисенә хәбәр иткән, ир-ат янгын сүндерүчеләрне чакырган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының региональ идарәсе.
Bash News порталы билгеләп үткәнчә, янгын сүндерүчеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре малайга игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдергәннәр һәм бүләкләр тапшырганнар.
Янгын чыккан агач бинаны караганнан соң, белгечләр йортта каралган розеткалар һәм плафоннар булуын билгеләп үткәннәр. Бу биредә яшәүчеләрнең электр приборлары белән сак эш итмәве турында сөйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз