news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 1903 елда төзелгән бинага ут капкан

Янгын вакытында бер ир-ат зыян күргән.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»).Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә Совет урамындагы 1903 елда төзелгән бинага ут капкан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Урынга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары җибәрелде. Төзелеш кибете бинасында 10-20 метр мәйданда янгын чыккан дип билгеләнгән. Янгынны сүндерүдә биш берәмлек техника һәм шәхси составның 12 кешесе эшли», — дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Утның күрше бинага таралу куркынычы юк. Янгын вакытында бер ир-ат зыян күргән.

Бу вакыйганың сәбәпләрен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе билгеләячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot