news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары истәлеге мәңгеләштерелә

13 ноябрьне истәлекле көн - 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1941 ел) көне буларак билгеләргә тәкъдим ителә.

Башкортстанда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары истәлеге мәңгеләштерелә
www.bashinform.ru

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бүген Уфада узган Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтайның чираттагы утырышында депутатлар «Башкортстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр хакында» Башкортстан Республикасы Законының 3нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектын икенче укылышта кабул итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Проект Ленин, Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов, II дәрәҗә Кутузов орденнарына лаек булган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан әзерләнгән.

Документ нигезендә, 13 ноябрьне истәлекле көн - 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе (1941 ел) көне буларак билгеләргә тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot