news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда 10 көн эчендә кызамык йоккан кешеләр саны 19га җиткән

Башкортстанда бүгенге көндә кызамык белән 11 бала һәм 8 өлкән кеше авырый.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Башкортстанда 10 көн эчендә кызамык йоккан кешеләр саны 19га җиткән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Башкортстанда бүгенге көндә кызамык белән 11 бала һәм 8 өлкән кеше авырый.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, алар арсында биш кеше әлеге авырудан прививка алган булган, әмма барыбер алар да авырый. Күзәтчелек хезмәткәрләре әйтүенчә, андыйлар авыруның җиңел формасын кичерә. Ә прививканы һичшиксез ике тапкыр алырга кирәк.

Табиблар кызамыкның үзе үлемгә китермәвен, ә аңардан соң өзлегүләр китерүен дәлилли. Әгәр дә дәвалану юк икән, начар ишетүгә яки саңгыраулыкка китерә яки үзәк нерв системасында тайпылышлар килеп чыга.

Республикада авыручылар саны арту июнь ахырында күзәтелгән. Уфада, Уфа һәм Иглин, Чишмәле районнарында инфекция таралмасын өчен прививка алмаган балаларны балалар бакчасына алу тыела. Эшкә алганда да бу алым кулланыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100