news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан журналисты фельетон жанры юкка чыгуга акча сәбәп булып тора, дип уйлый

Язучы-сатирик Марсель Сәлимов сүзләренчә, хәзерге вакытта, фельетон язар урынга, кешене пычраталар гына.

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Язучы-сатирик, шагыйрь, Башкортстан журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимов фельетон жанры юкка чыгуга акча сәбәп булып тора, дип уйлый. “Хәзерге вакытта, фельетон язар урынга, кешене пычраталар гына”, - диде ул бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы журналистлар берлегендә үткән иҗат кичәсендә.

Чарага татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин да килгән иде. “Бу очрашуыбыз шулкадәр матур. Бу очрашу да түгел, бу – импровизация! Менә без бүген, ничә ел үткәннән соң, Марсельне, үз каләмдәшебезне тагын да ныграк аңладык. Марсель, рәхмәт килүеңә. Без синең сүзләреңә сусаганбыз!” – дип белдерде бүгенге очрашуда Фоат Галимуллин.

Иҗат кичәсенә Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Ренат Харис та килгән иде. “Марсельнең күкрәгенә бөтен медальләрен, орденнарын куйсаң, мөгаен, Брежневныкыннан авыррак буладыр”, - диде Ренат Харис. Шулай ук ул Марсель Сәлимовның фамилиясен Сәлимҗанов дип куярга буладыр, дигән фикер әйтте.

“Татар-информ” хәбәрчесе очрашу тәмамланганнан соң Марсель Сәлимов белән әңгәмә корды. Хәбәрче журналист белән электрон мәгълүмат чаралары һәм газеталар турында сөйләште. “Электрон чыганаклар өстенлек алсалар да, газеталар барыбер калачак, бу турыда әйтәсе дә юк. Минемчә, кемгәдер газеталар булуы да кадерле. Газетаны тотып, күреп, карап укырга теләүче кешеләр дә бар. Ә кемгәдер бик ашыккан вакытта шул электрон вариантлар да кирәк инде. Икесе дә булсын. Икесе дә яшәргә хаклы. Миңа калса, икесенең дә киләчәге бар. Элеккеге тиражларны кайтару реаль түгел, сүз дә юк, әмма газеталар барыбер яшәячәк. Менә мин мисалга “Һәнәк” журналын китерә алам. Журналның иң югары ноктасы, ягъни иң күп укылган-сатылган чагы – ул 1987-1989 еллар булган. Шушы елларга кадәр тираж үскән, әмма 1989 елдан башлап, инде тираж бары тик кимегән генә. Һәм бу күренеш, миңа калса, күп басмаларга хас. Моның сәбәбе бик күп электрон вариантлар булуда да. Шуннан соң бүгенге көндә басмалар да бик күп. Нинди генә төрләре юк. Шулай булгач, бу бер дә трагедия түгел. Бу - гадәти хәл. Электрон басмалар да үзенчә яшәргә хаклы бит”, - диде журналист.

Марсель Сәлимов сүзләренчә, фельетон жанры хәзерге вакытта модада түгел. “Фельетонны язар өчен бик нык тир түгәргә кирәк. Әйтеп бетереп булмый! Әлеге жанрның юкка чыгуы, миңа калса, аның белән дә бәйле түгелдер. Хәзер бит һәркем тирне әзрәк түгеп, акчаны күбрәк алырга тырыша. Бу - фельетон язучы кешеләр турында гына түгел, гомумән бөтен дөнья хәзер шундый. Фельетон язар урынга, хәзер кемнедер батыралар, кемнедер пычраталар бит”, - диде ул.

Шагыйрь Казанга беренче тапкыр 50 ел элек килгәнен әйтте. “Казанга килүемә 50 ел булган инде. Беренче тапкыр ярты гасыр элек килгәнмен. Мин ул вакытта студент идем әле. Казанга килгәч, Габдулла Тукай һәйкәле каршында чыгыш ясаган идем”, - диде Марсель Сәлимов.

Шагыйрь килгән кунакларына китапларын бүләк итте, Башкортстаннан күчтәнәч итеп кыргый бал алып килгән иде.

  • Марсель Сәлимов – Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар һәм журналистлар интернациональ берлеге әгъзасы, Бәйсез авторлар һәм бастырып чыгаручылар берлеге әгъзасы (Мәскәү), Евразия иҗади гильдия әгъзасы (Лондон), Рус фәннәр һәм сәнгать академиясе хакыйкый әгъзасы, Россия әдәбият Академиясе әгъзасы, шигърият Академиясе әгъза-мөхбире (Россия), Украина Халыкара әдәбият һәм сәнгать Академиясе академигы, вице-президенты, “9 Муз” Халыкара мәдәният Академиясе вице-президенты (Греция), әдәбият, сәнгать, аралашу Халыкара Академия хакыйкый әгъзасы (Германия).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100