news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан үзенең юбилеена бихисап сувенир әйберләр әзерли

Башкортстан үзенең юбилеена бихисап сувенир әйберләр әзерли

(Уфа, 29 май “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада сувенир әйберләр һәм милли кием-салым, көнкүреш куллану җиһазлары күргәзмә-ярминкәсе ачылды. Анда Башкортстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләреннән алтын куллы осталарның эшләре тәкъдим ителә. Җәмгысе утызга якын экспозиция урын алды биредә.

Мондый киң колачлы итеп сувенир әйберләре күргәзмәсен оештыруның сәбәбе бик гади. Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулу уңаеннан, узган елда ук, республикадагы күп кенә ширкәтләр һәм аерым кәсепчеләр махсус сувенирлар эшли башлаган иде. Менә шул әйберләр күргәзмәдә урын алды да инде. Күргәзмәне әзерләүчеләр фикеренчә, әлеге күркәм бәйрәмгә килүче кунаклар сувенирлар аша да Башкортстанның милли йөзен, аның борынгыдан килгән һөнәрчелек осталыгын күрү мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

Күргәзмәдә катнашучылар әйтүенчә, сувенир әйберләр җитештерүдә Башкортстан ширкәтләре һәм шәхси эшкуарлар Татарстан Республикасыннан яхшы үрнәк алды. “Казанның 1000 еллык юбилеена әзерлек кысаларында Татарстан үзенең сувенир әйберләрен бихисап күләмдә җитештерде, - ди Уфадагы күргәзмәгә үзе эшләгән курайларны куйган танылган оста Вәкил Шөгәепов. – Шуның белән тугандаш республика кул эше осталары, һөнәрчелек белгечләре Казанны һәм Татарстанны сувенир әйберләр һәм төрле бүләк әсбаплары аша дөньяга таныту мөмкинлеген генә алып калмады, ә байтак кына матди керемгә дә ия булды”.

Шушы ук фикер белән Баймак шәһәреннән килгән һөнәрчелек ширкәте җитәкчесе Вилүр Рәхимгулов та килешә. “Башкортстанның үзенчәлекле милли төсмерләрен күрсәтүдә без дә Татарстан осталарының өлгесенә ияреп күп эш башкара алабыз, - ди ул. – 450 еллык юбилейга безгә дә күп кенә чит илләрдән кунаклар киләчәк. Алар шушы бәйрәм барышында үзләре белән истәлеккә һәртөрле бүләкләрне алырлык булсын”.

Уфада ачылган күргәзмә-ярминкәдә нәрсә генә юк – кечкенә котлау открыткалары һәм милли сурәтләр, Уфа күренешләре төшерелгән тәлинкәләрдән алып, бик зур тирмәләргә кадәр урын алган биредә! Арада агачтан эшләнгәннәре дә, фарфор-фаянстан, пыяладан, бәллүрдән, кәгазьдән, киндердән һәм башка бик күп төрле материаллардан җитештерелгән әйберләр күз явын алырлык. Аларның барысында да диярлек Башкортстанның милли үзенчәлекләре, тамгалары, истәлекле һәм тарихи урыннары чагылыш тапкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot