news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан үзенең ќиде могќизасын ачыклады
Башкортстан республикасы Россиянең 7 могҗизасын билгеләгән бәйгедә дә үз ядкарьләрен тәкъдим итеп караган иде
Скопировать ссылку
(Уфа, 8 октябрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда соңгы бер елда республиканың 7 могҗизасын билгеләү буенча халык фикерен белешү барган иде. Кичә кич Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында шушы бәйгегә йомгаклар ясалды.
Башкортстан халкы фикерләренә ярашлы Башкортстанның җиде могҗизасы алтын исемлегенә түбәндәге ядкарьләр кергән: башкорт балы, курай, “Урал-батыр” эпосы, Шүлгәнташ мәгарәсе, Янгантау тавы, Красноусол минераль су чыганаклары һәм Салават Юлаев һәйкәле. Уфада узган йомгаклау кичәсендә шушы 7 могҗиза турында аерым-аерым бай мәгълүматлар да бирелде. Мәдәни чара җыр-моң белән аралашып барды.
Башкортстан республикасы Россиянең 7 могҗизасын билгеләгән бәйгедә дә үз ядкарьләрен тәкъдим итеп караган иде. Әмма анда Башкортстан ул җиделеккә керә алмады. Бары тик Башкортстандагы соклангыч Шихан таулары гына Россиянећ 7 могќизасы исемлегенђ керњ љчен беренче сайлау турын ућышлы њткән иде. Аннан соң ул да төшеп калды.
Шуннан соң Башкортстан үзендә автоном 7 могҗизаны билгеләргә булды. Бу эшне Башкортстан Юлдаш телевидениесенең “Сәлам” программасы белән “Кичке Өфе” башкорт газетасы оештырды. Менә бу бәйгегә нәтиҗә чыгарылды һәм аны башкорт җәмәгатьчелеге 11 октябрьдә билгеләнәчәк Республика көне алдыннан игълан итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2