news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан җырчылары Казандагы хәтер кичәсендә катнаша

Башкортстандагы танылган татар җырчылары Илһам Вәлиев белән Марат Шәрипов Казанга иҗат сәфәренә китте

(Уфа, 16 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы танылган татар җырчылары Илһам Вәлиев белән Марат Шәрипов Казанга иҗат сәфәренә китте.
Якташларыбыз рухи мәркәзебездә күренекле җырчы Хәйдәр Бигичевка багышланган хәтер концертында катнашачак. Алар анда Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкарачагын әйтте.
Марат Шәрипов та, Илһам Вәлиев та Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солистлары. Икесе дә Хәдәр Бигичевның талантына гашыйк кешеләр. Илһам Вәлиев хәтта үзенең улына Хәйдәр дип исем кушкан, ә кызына Хәйдәр аганың сөекле җәмәгате, танылган җырчы хөрмәтенә Зөһрә исемен биргән. Илһам Вәлиев әле дә Зөһрә ханым белән якын туганнарча аралашып яшәвен әйтә.
“Без гаиләм белән Казанга барсак, Зөһрә апада тукталабыз, ә Зөһрә апа Уфага килсә, без аны гел кунакка алабыз”, - ди Илһам Вәлиев. Казандагы хәтер концертына шатланып баруларын әйтте талантлы җырчыларыбыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot