news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан җыр сәнгате ветераннары сәхнә шаулата
Искитмәле матур концерт программасының сценариен юмор остасы Юнир Салаватов язган
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстан дәүләт филармониясендә зур бәйрәм. Данлыклы коллектив ветераннары тамашачыларга “Сагындым сине, сәхнә!” исемле тамаша тәкъдим итә.
Искитмәле матур концерт программасының сценариен юмор остасы Юнир Салаватов язган. Тамашаны сәхнәгә режиссер Әнисә Яхина куйган. Сәхнә ветераннары концертында күренекле җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр һәм музыкантлар катнаша. Алар арасында өлкән буын тамашачыларга яхшы таныш булган сәхнә йолдызлары Рамазан Янбәков, Фән Вәлиәхмәтов, Мәгъфүрә Галиева, Рәшидә Туйсина, Райлә Азнакаева, Мәүлетбай Гайнетдинов, Рәис Вәгыйзов, Гөлнур Әюпова, Мәгариф Әхмәдиев, Редик Фәсхетдинов, Фәнүнә Сираҗетдинова һәм тагын дистәләрчә сәнгать остасы бар.
“Бу концертның максаты ике яклы, - ди режиссер Әнисә Яхина. – Беренчедән, иҗат юлын тәмамлап, хаклы ялга киткән сәхнә ветераннарын хөрмәтләү, чөнки алар барыбер сәхнәне сагынып яши. Икенчедән, аларның тамашачысы да яшьлекләренә кире кайтачак аларны тыңлап”.
Әнисә ханым әйтүенчә, концертта элегрәк мәрхүм булган атаклы артистларны да искә алу була. Концерт вакытында җырчыларның иҗатыннан видеокадрлар да күрсәтелә. Бу исә шул чордагы рухны, яшь чакларны искә төшерергә ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot